news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер фәннән бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру көннәре билгеләнде

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) БДИ расписаниесен яңартты. Кертелгән үзгәрешләр чыгарылыш укучыларына бер фәннән имтиханны яңадан тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Элегрәк мондый инициативаны Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында тәкъдим иткән иде, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.

«Әлеге мөмкинлек быел ук гамәлгә керәчәк, шуңа бәйле рәвештә имтиханнар расписаниесенә үзгәрешләр кертелә. Шул уңайдан барлык фәннәр буенча БДИны яңадан тапшыруны үткәрү өчен өстәмә көннәр билгеләнә, ул 4 һәм 5 июльдә булачак. БДИ тапшырган барлык чыгарылыш укучыларына да яңадан тапшыру мөмкинлеге бирелә», - диелә хәбәрдә.

Бу очракта бары тик яңадан тапшыру нәтиҗәсе генә гамәлдә булачак. Яңадан тапшырылган предмет буенча алынган беренче нәтиҗә юкка чыгарыла.

Беренче бердәм дәүләт имтиханнарын, шулай ук мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнарны үткәрү вакыты үзгәрми. Аерым алганда, 23 майда география, әдәбият һәм химия буенча, 28 майда – рус теле буенча, 31 майда база һәм профиль дәрәҗәсендәге математика буенча имтиханнар узачак.

Яңартылган расписаниедә 4 июньдә җәмгыять белеме буенча гына түгел, физика буенча да БДИ уздыру каралган. 7 һәм 8 июньдә информатика буенча БДИ белән бер үк вакытта чит телләр буенча имтиханнарның телдән бирү өлеше узачак. Биология буенча БДИ һәм чит телләр буенча имтиханның язма өлеше 11 июньгә күчерелә. Алар тарих имтиханы белән бер үк вакытта була.

Моннан тыш, резерв көннәрендә имтиханнар үткәрү вакыты да үзгәртелде. Әйтик, барлык фәннәр буенча БДИ тапшыру өчен соңгы резерв көн 21 июнь була. 1 июльдән дә соңга калмыйча имтиханнарда катнашучыларның барысы да үз нәтиҗәләре белән танышачак.

«4 һәм 5 июльдә имтиханнарны яңадан тапшыру нәтиҗәләрен чыгарылыш укучылары сайланган югары уку йортларына вакытында гариза бирергә мөмкинлек бирә торган срокларда алачак», – дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) расписаниесендә география, информатика һәм җәмгыять белеме буенча имтиханнар 10 июньгә күчерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100