Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рособрнадзор БДИның өч предмет буенча контроль үлчәү материалларын яңартырга тәкъдим итте
Рособрнадзор Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) белән берлектә бердәм дәүләт имтиханының контроль үлчәү материаллары эчтәлегенә үзгәрешләр проектын әзерләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
Информатика, тарих һәм профильле математика буенча БДИ биремнәренә үзгәрешләр кертү планлаштырыла.
Информатика буенча имтиханда өч биремнең тематикасы үзгәрәчәк. Моннан тыш, җитештерүчеләр югары катлаулылык дәрәҗәсендәге биремнәрнең берсендә җавап язу структурасын гадиләштерергә тәкъдим итә.
Тарих буенча БДИда биремнәр саны 21 дән 22 гә кадәр артачак. Беренчел максималь балл шулай ук артачак – 42 дән 43 кә кадәр.
Төзәтмәләр профильле математикага да кагылачак. Беренче өлештә катлаулылыкның база дәрәҗәсендәге яңа биремнәр барлыкка киләчәк. Икенче өлештә реаль ситуацияләрне модельләштерә белүне, мәсьәлә шартлары буенча аңлатмалар, тигезләмәләр һәм аларның системаларын төзи белүне, алынган модельләрне тикшерүне һәм нәтиҗәләрне интерпретацияләүне тикшерә торган бирем өстәячәкләр.
Рособрнадзорда тәкъдим ителгән үзгәрешләр инженер кадрларын әзерләүгә игътибарны көчәйтү белән бәйле, дип аңлаттылар.
Шул ук вакытта биология, география, чит телләр, әдәбият, база математикасы, җәмгыять белеме, рус теле, физика һәм химия буенча контроль үлчәү материаллары эчтәлеген үзгәртү планлаштырылмый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз