Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рособрнадзор БДИ расписаниесен билгеләде
Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы катнашучылар санын киметү өчен ике көн дәвамында узачак.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесен билгеләде. Бу хакта РИА Новости яза.
Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы катнашучылар санын киметү өчен ике көн дәвамында узачак. «6 һәм 7 июльдә — рус теле, 10 июльдә — профильле математика, 13 июльдә — тарих һәм физика, 16 июльдә — җәмгыять белеме һәм химия, 20 июльдә — биология һәм чит телләр буенча язмача өлеше, 22 һәм 23 июльдә — чит телләр буенча БДИның телдән өлеше узачак», — диелә хәбәрдә.
Имтиханның резерв көннәре 24 июльгә (рус теле һәм чит телләрдән кала) һәм 25 июльгә барлык уку предметлары буенча планлаштырылган.
29 һәм 30 июньдә, Роспотребнадзор күрсәтмәләренең үтәлешен тикшерү өчен, мәктәп укучылары катнашыннан башка, сынау рәвештә БДИлар узачак.
3 июльдә әдәбият, география һәм информатика буенча имтиханнар узачак.
Теләүчеләр өчен БДИның икенче дулкыны 3, 5, 7 һәм 8 августта узачак.
Имтихан башлануны күчерү вузларда кабул итү кампаниясе вакытына йогынты ясамаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз