news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рособрнадзор БДИ җавапларын интернетка урнаштырган затларны ачыкларга өйрәнгән

Шул ук вакытта, ведомствода яңа технологиянең нечкәлекләрен һәм эш принципларын ачудан баш тарталар.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Рособрнадзор БДИ җавапларын интернетта оператив төстә урнаштыруда гаепле конкрет укучыны билгеләргә мөмкинлек бирә торган технология эшләгән. Бу хакта ведомстводагы чыганакка сылтама ясап «Известия» хәбәр итә.

Ведомство раславынча, интернетта еш кына «ялган» җаваплар пәйда була. Экспертлар белдергәнчә, мәктәп укучыларына БДИ җавапларын интернетта урнаштырган өчен аларның имтихан нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылачагын аңлатырга кирәк.

«Контроль-үлчәм материалларын эшләү һәм формалаштыру технологиясе әлеге материаллар җибәрелгән төбәкне, имтихан үткәрү пунктын, хәтта БДИда катнашучы конкрет укучыны да оператив төстә ачыкларга мөмкинлек бирә», - дип белдерәләр Рособрнадзор идарәсендә.

Шул ук вакытта, ведомствода яңа технологиянең нечкәлекләрен һәм эш принципларын ачудан баш тарталар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100