Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рособрнадзор башлыгы: Россиядә БДИ тапшыру 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак
Россиядә бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) быелдан һәм аннан соңгы елларда 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Аның сүзләренчә, карар Президентның элек бирелгән йөкләмәсен үтәү кысаларында кабул ителгән һәм имтихан кампаниясен оештыруның даими кагыйдәсе булачак.
«Быел беренче тапкыр һәм аннан соңгы елларда бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак. < > > Элегрәк Президент йөкләмәсе булды, быел без аны үтәдек һәм алдагы елларда кагыйдә итеп алдык – 1 июньнән генә», - диде Музаев.
Ул билгеләп үткәнчә, срокларны үзгәртү мәктәпләргә һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына тынычрак һәм алдан ук әзерләнүне, шулай ук чыгарылыш чараларын үткәрүне планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз