Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рособрнадзор башлыгы: Бердәм дәүләт имтиханында калькулятор кулланырга рөхсәт ителмәячәк
Россиядә мәктәп укучыларына математика буенча Бердәм дәүләт имтиханында калькулятор кулланырга рөхсәт итү хакында сүз бармый. Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Математика буенча Бердәм дәүләт имтиханы турында гомумән сүз бармады. Тулаем алганда, бер әйбер хакында әйтәсем килә – берни дә гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Бездә һәр предмет буенча расланган һәм рөхсәт ителгән күпсанлы белешмә материаллар бар. Өстәвенә, алар математика буенча имтиханнарда гына түгел, барлык предметлар буенча да. Без барыбыз да шуны аңларга тиеш: карарны Рособрнадзор хезмәткәрләре дә, Анзор Музаев та түгел, ә шушы өлкәдәге белгечләр кабул итә. Алар еллар буе, студент эскәмиясеннән диярлек әлеге проблема белән шөгыльләнә», - диде Музаев.
Ул белгечләрнең илдә тупланган тәҗрибәне өйрәнүен, ил эчендә конкрет предметның, дөньяда теге яки бу фән өлкәсенең үсеш динамикасын өйрәнүен билгеләп үтте. Әмма барлык карарлар да математика белеменең сыйфатын начарайту түгел, ә яхшырту максатыннан кабул ителә, диде Рособрнадзор башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз