Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рособрнадзор башлыгы мәктәпләрне БДИ нәтиҗәләре буенча чагыштырмаска өндәде
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, быел БДИны 750 мең кеше тапшыра.
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Сергей Кравцов төбәк министрларын һәм идарә органнары җитәкчеләрен төрле мәктәпләрдәге Бердәм дәүләт имтиханнары һәм Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен чагыштырмаска өндәде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
“Мәктәпләрне Бердәм дәүләт имтиханнары һәм Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре һәм башкалар буенча чагыштырырга кирәкми. Бездә, чыннан да, көчсез һәм көчле якларны кайда икәнлеген аңлау өчен механизмнар булырга тиеш. Әмма административ түгел, ә иң беренче чиратта, мәктәпкә ярдәм итеп", - диде Сергей Кравцов төбәк министрларының Бөтенроссия киңәшмәсендә.
БДИның төп чоры 27 майда география һәм әдәбият буенча имтиханнардан башланды, 29 майда укучылар база һәм профиль дәрәҗәсендәге математиканы язды, 31 майда чыгарылыш сыйныф укучылары химия һәм тарих буенча БДИ тапшырды. 3 июньдә рус теле буенча массакүләм имтихан узды.
5 июньдә физика һәм чит телләр буенча БДИ, 7 һәм 8 июньдә чит телләр буенча телдән имтихан тапшырдылар. 10 июньдә сайлау буенча иң популяр БДИ - җәмгыять белеме узды. 13 июньдә биология һәм информатика буенча имтиханнар узды. Алар төп чорда Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетерделәр, резерв сроклары 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2019 елда имтиханнарны 750 мең кеше тапшыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз