news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рособрнадзор Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү вакытын 25 майга кадәр озайтты

4 – 7 сыйныф укучылары өчен тикшерү эшләре үткәрү даталары мәктәп җитәкчеләре тарафыннан билгеләнәчәк.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү вакытын 25 майга кадәр озайтты һәм мәктәпләргә аларның графигын билгеләргә рөхсәт итте. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт хәбәр итә.

«4-7нче сыйныф укучылары өчен тикшерү эшләре үткәрү көне РФ субъектының мәгариф өлкәсендәге дәүләт хакимияте органы белән килешенеп, уку елы ахырына кадәр, алар өчен уңайлы вакытта үткәрергә тиеш булачак», - дип аңлатты Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.

Агымдагы елда һәр мәктәпнең контроль үлчәү материалларының шәхси вариантлары бар, алар автомат рәвештә Бөтенроссия тикшерү эшләренең биремнәр банкыннан төзелә. Алар буенча мәгълүматны саклауда җаваплылык мәктәп директорларына төшә.

8нче сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләре быел апробация режимында үткәрелә. Аларны үткәрү даталары соңрак вакытка -14 апрельдән 14 майга кадәр күчерелде. Шул ук вакытта мәктәпләр аларны үткәрергәме, юкмы икәнлеген үзләре хәл итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100