news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Роснефть» белән «Татнефть» акцияләре тарихи югары бәядән дә арткан

Россия компанияләренең акцияләренә бәя "рубль" курсы йомшару фонында арткан.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Григорий Князев). Дүшәмбе сату-алулары вакытында «Роснефть» һәм «Татнефть» җәмгыятьләренең акцияләренә бәя тарихта иң югары кыйммәткә җитте. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.

«Мәскәү биржасында» 14.00 сәгатьтә «Роснефть» акцияләре 444,95 сум, «Татнефть» акциясе 804,2 сум тәшкил иткән. Сәүдә дәвамында бәяләр 447 һәм 805 сум тирәсендә булган. Доллар бәясе 70 сум 39 тиен, ә евро 81 сум 7 тиен булган. Шуның йогынтысында акцияләр бәясе тарихта иң югары кыйммәткә җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot