news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роснедр башлыгы: Россиядә җир асты сулары запасы 300 миллион кешегә җитә

Россиядә җир асты суларының динамик запаслары тәүлегенә 82 млн кубометр тәшкил итә – бу күләм якынча 300 млн кешене хуҗалык-эчә торган су белән тәэмин итү өчен җитәрлек. Бу хакта ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Казанов хәбәр итте.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, бу сан ил халкы саныннан артып китә (2025 елның 1 гыйнварына – 146 млн кеше). Әмма, ул билгеләп үткәнчә, ресурслар тигез бүленмәгән. Аерым бер төбәкләрдә, мәсәлән Мурманск өлкәсендәге җир асты суларының күплеге, башкаларда, аерым алганда Калмыкиядә һәм Донецк Халык Республикасындагы дефицит проблемасын хәл итми, дип аңлатты Казанов.

news_right_1
news_right_2
news_bot