news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Роснано” төбәкләрдә нанофаблар төзергә җыена
Төбәкләр арасында беренче тендер инде игълан ителгән, аның нәтиҗәләре киләсе елның беренче кварталы ахырында билгеле булачак
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Бүген “Роснано” генераль директоры Анатолий Чубайс корпорациянең агымдагы елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган видеоконференция уздырды. Аның барышында нанотехнологияләр өлкәсендә проектларын гамәлгә ашыручы берничә төбәк белән видеоэлемтә дә урнаштырылды. Татарстан - шуларның берсе булды.
Корпорация башлыгы сүзләренә караганда, 2008 елның 1 апреленнән агымдагы елның 22 декабренә кадәр “Роснано”га проектларны финанслауны сорап 1,356 мең запрос юлланган. Бүгенге көндә корпорациядә экспертиза узган шундый 61 нанопроект сәнәгатькә куллынылышка кертүгә әзер. Анатолий Чубайс белдергәнчә, киләсе ел ахырына шушындый әзер проектлар санын 100 гә җиткерү нияте бар. Аларны финанслауга “Роснано” 91 млрд. сум юнәлдерәчәк. Проектларны финанслауда бизнес-структураларның да катнашуын күздә тотканда, инвестицияләрнең гомуми суммасы 190 млрд. сумга җитәргә мөмкин.
“Роснано” җитәкчесе дәүләт корпорациясенең 2009 ел программасын тулысынча үтәве хакында җиткерде. “Бүгенге эш темпларыннан чыгып караганда, “Роснано”ның 2015 елга Россиядә нанотехнологияләр кулланып елына 900 млрд. сумлык продукция җитештерү күләменә чыгу мөмкинлеге зур”, - дип саный ул. Аның фикеренчә, хәзер төп бурыч – проектларның сыйфаты. Анатолий Чубайс белдерүенчә, нанотехнологияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашырудагы төп тармаклар – нанокомпозит материаллар, яктыртучы диодлар җитештерү, кояш энергетикасы, элемент базасын үстерү, поликремний җитештерү булачак. Ул корпорациянең ил төбәкләрендә нанофаблар, ягъни үз эшчәнлеген башлап җибәрүче компанияләргә нанопроектларын гамәлгә ашыру өчен югары технологияле мәйданчыклар төзергә җыенуын хәбәр итте. Төбәкләр арасында беренче тендер инде игълан ителгән. Аның нәтиҗәләре киләсе елның беренче кварталы ахырында билгеле булачак.
Видеоконференция барышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев Татарстанның нанотехнологияләр буенча дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлеге, республикада наноиндустрия үсеше, мәгариф, инфраструктура юнәлешләре, 2010 елга планнар хакында сөйләде. Конференция барышында ил төбәкләрендә гамәлгә ашырылучы нанопроектлар да тәкъдим ителде. “Данафлекс”җәмгыятенең нанокомпозит материаллар нигезендә пленкалар җитештерүгә кагылышлы проектын предприятиенең генераль директоры Айрат Бәширов презентацияләде.
Владимир Соловьев чыгышында Татарстанның наноиндустрияне үстерү буенча үз программасы эшләнүен җиткерде. Ул гомуми инвестицияләр күләме 180 млрд. сумнан артык булган 184 проектны эченә ала. Аның сүзләренә караганда, “Роснано” белән бу проектларны гамәлгә ашыру механизмнары сайланган, корпорация тарафыннан расланган беренче тәҗрибә проектлары инде гамәлгә ашырыла. Владимир Соловьев белдерүенчә, бертөркем нанопроект инде “Татнефть”, “Түбән Кама нефтехим” тарафыннан инвестицияләнә. Бүгенге көндә Татарстанның 13 проекты “Роснано”да экспертиза үтә. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары республиканың шулай ук нанофаб төзергә әзер булуын, бу хакта корпорациягә заявка җибәрелүен хәбәр итте. Аның фикеренчә, бу проект наномодификацияләнгән материаллар җитештерү өлкәсендә фәнни потенциалны кулланырга ярдәм итәчәк. “2013 елга республикада җитештерелгән продукциянең 39 процентын нанополимер материаллар һәм башка төр нанотехнологияләр кулланып төзелгән продукция тәэмин итәргә тиеш”, -ди ул. Анатолий Чубайс искәрткәнчә, бу, инновацияле икътисад ярдәмендә яшәү дәрәҗәсенең, эш урыннары санының, уртача хезмәт хакы, республика казнасы керемнәренең өчтән бер өлешкә артуы хакында сөйли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2