news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Роснано” нефть химиясе өлкәсендә Татарстан проектын хуплады

Бу Татарстанның дәүләт корпорациясе күзәтүчеләр советы хуплаган икенче проекты

(Казан, 15 март, “Татар-информ”). “Роснано” Россиянең нефть химиясе тармагы ихтыяҗлары өчен алюминий-хромлы катализаторлар һәм адсорбентлар производствосын булдыру буенча Татарстан проектын хуплады. Бу Татарстанның дәүләт корпорациясе күзәтүчеләр советы хуплаган икенче (беренчесе - «Данафлекс-нано») проекты.
Проектта “Роснано” дәүләт корпорациясе, “Катализ” ҖЧҖ, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ, Казан дәүләт университеты катнаша, дип хәбәр ителә дәүләт корпорациясенең сайтында.
Проектның гомуми бюджеты 436 миллион сумм тәшкил итәчәк. “Роснано” 185,5 миллион сум акча бүлеп бирәчәк.
Производствоны “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ территориясендә урнаштыру күздә тотыла.
“Роснано” дәүләт корпорациясе идарәче директоры Дионис Гординның сүзләренә караганда, әлеге проектны гамәлгә ашыру Россия нефть химиясе продукциясенең дөнья базарында көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot