news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Роснано” медицина кластеры төзергә планлаштыра

Татарстан стратегик планда инновацион нанотехнологияләрне үстерүдә база төбәге булырга тиеш

(Казан, 18 июнь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). “Роснано” дәүләт корпорациясе медицина кластерын булдыруны үзенә максат итеп куя. Ул социаль әһәмияткә ия авыруларны дәвалауга юнәлдереләчәк.
Бу хакта бүген “Роснано” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча Координация советының киңәйтелгән утырышында “Роснано” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Малышев хәбәр итте. Утырыш бүген Казанда ТР Министрлар Кабинеты бинасында ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Борис Павлов рәислегендә узды.
Киңәшмәне ачып, Борис Павлов 2008 елның августында килешүгә кул куелганнан алып Татарстан нанотехнологияләре буенча проектларны гамәлгә ашыруда зур эш башкарылуын билгеләп үтте.
“Роснано” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Малышев хәбәр иткәнчә, мондый координацион киңәшмәләр тармак үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча кластер проектларын булдыру максатында үткәрелә. “Роснано” корпорациясендә наноиндустрия өлкәсендәге проектларны үстерүдә билгеле бер өстенлекләр бар. Шул ук вакытта медицина юнәлеше иң өстенлекле юнәлешләрдән санала. Шунлыктан медицина программалары өлкәсендәге инвестицияләр буенча махсуслаштырылган идарә оештыру турында карар кабул ителгән. “Бүген без медицина тематикасы буенча нанотехнологияләрне куллану өлкәсендә төрле проектларга 100 дән артык заявканы карыйбыз. Күзәтүчеләр советы тарафыннан ике проект расланган инде, алар – гамәлгә ашыру, ә 6 дан артык проект җентекләп тикшерү стадиясендә. Төрле юнәлешләр буенча проектлар килү дәвам итә”, – диде Андрей Малышев.
“Без медицина, фармакология һәм биотехнологияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру буенча зур эшкә керешәбез”, – дип ассызыклады Борис Павлов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның наноиндустрия проектларын финанслау буенча ведомствоара эшче төркем оператив тәртиптә проектның инициаторлары һәм дәүләт корпорациясе вәкилләре арасында үзара бәйләнешне гамәлгә ашыра. Агымдагы елда гына да 20 дән артык киңәшмә һәм 30 дан артык очрашу үткәрелгән.
Борис Павлов ассызыклап үткәнчә, “Роснано” дәүләт корпорациясе башлыгы Анатолий Чубайс Татарстанда нанотехнология проектын гамәлгә ашыру турындагы карарның дөреслегенә һәм стратегик планда Татарстанның инновацион технологияләрне үстерүдә база төбәге булырга тиешлегенә ышана. “Җитәкченең мондый позициясе безнең өчен бик тә мөһим”, – диде ул.
Предприятие–оешмалар һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең комплекслы уртак эше нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасыннан тәүге проект – “Данафлекс” ЯАҖ компаниясе – “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” дәүләт корпорациясе акчалары хисабына финанслану хокукын яулады. Компания 1,2 миллиард сум күләмендә финанс алды. Бу – заманча предприятие, ул “Химград” технопаркының яңа мәйданчыгында киңәйтеләчәк. Инвестицияләрнең гомуми күләме 2,4 миллиард сум тәшкил итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot