news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга якынлашып килүче «Ольга» циклоны тагын кар алып киләчәк

Татарстанга якынлашып килүче «Ольга» циклоны тагын кар алып киләчәк
Фото: t.me/roscosmos_gk/

«Роскосмос» дәүләт корпорациясе Телеграм-каналына Үзәк Россиягә кичә килгән «Ольга» циклоны төшерелгән сурәтне куйды.

«Метеор-М» иярченле фотосында - «Ольга» циклоны. Ул Гренландиянең көньягында барлыкка килгән һәм Идел буена таба хәрәкәт итә», - дип билгеләп үтә Роскосмосның матбугат хезмәте.

Фото ясалган вакытка кар болытлары Татарстан территориясенә килеп җитмәгән, әмма Мәскәү, Воронеж һәм Волгоградка кадәр барып җиткән.

Ял көннәрендә ил башкаласында явым-төшемнең айлык нормасының чиреге яварга тиеш. Мәскәү өлкәсенең Ступино шәһәрендә М4 «Дон» трассасында кар яуганда 29 автомобиль бәрелешкән - нәтиҗәдә бер кеше үлгән һәм тагын 7се имгәнгән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда җепшек кар көтелә - тәүлегенә 6 миллиметрга кадәр явачак. Буран фаразлана һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил исә (көндез секундына 20 метрга кадәр тизлектә).

Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак. Горький тимер юлы якынлашып килүче циклон аркасында көчәйтелгән эш режимына күчте.

news_right_1
news_right_2
news_bot