news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Роскосмос» кышкы Казанның космоста иярченнән төшерелгән фотосын күрсәтте

«Роскосмос» дәүләт корпорациясе социаль челтәрләрдә Россиянең кайбер шәһәрләренең, шул исәптән кышкы Казанның иярченнәрдән ясалган фотосурәтләрен урнаштырды.

Иярчен сурәтләре ярдәмендә Россия буенча яңа ел сәяхәте көнчыгышта Магаданнан башланып, илнең көнбатышында Калининградта тәмамлана.

«Ресурс-П» иярчененнән төшерелгән Казан фотосы Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Краснодар – шул ук сәгать поясындагы шәһәрләр белән бер төркемдә булган

Кайбер шәһәрләрнең фотолары «Ресурс-П» иярчененнән түгел, ә башка «Канопус-В» иярчененнән ясалган.

Фото: © Фото: «Роскосмос» / «Ресурс-П»

news_right_1
news_right_2
news_bot