news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роскосмос Айга очу өчен 6-8 кешене сайлап алачак

Конкурс нәтиҗәләре декабрь азагында билгеле булачак.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Роскосмос Россия космонавтлар төркеменә яңа кешеләр туплау турында ачык конкурс игълан итте, дип яза “ТАСС”. Бу яңа “Федерация” кораблендәге беренче очышлагар һәм Айга очу өчен кирәк.


“Максат – илнең беренче космик “Федерация” кораблендә тәүге очышлар ясаучы иң яхшы белгечләрне сайлау. Алар Халыкара космик станция программасы буенча эшләячәк, шулай ук Айга очучы беренче россиялеләр булачаклар”, - дип хәбәр итә Дәүләт корпорациясенең матбугат хезмәте.

Роскосмос җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Иванов сүзләренчә, сайлау 14 мартта башлана һәм ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Декабрь ахырында йомгак ясалачак. Барлыгы 6-8 кеше сайлап алырга кирәк.

Төркемгә 35 яшьтән узмаган Россия гражданнарын сайлап алачаклар. Кандидатлар инженер, фән яки очышлар белгечлеге буенча югары белем алып, эш тәҗрибәсе туплаган булырга тиеш.

Конкурсантлар берничә юнәлештә: белем һәм һөнәри яраклылык, сәламәтлек торышы, психологик сыйфатлар һәм физик әзерлек буенча сайланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100