Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Росконтроль эремчекле “сыроклар”ның биш төрен сатып алмаска киңәш итә
Кайбер үрнәкләрнең составындагы чүпрә рөхсәт ителгән күләмнән 150 тапкырга артып киткән.
(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). “Росконтроль” оешмасы эремчекле “сыроклар”ның җиде төрен тикшергән. Шуларның бишесе куркынычсызлык таләпләренә туры килми. Тикшерү нәтиҗәләре оешманың сайтында чыкты.
Белгечләр җиде үрнәкнең бишесендә чүпрә күләменең артык булуын ачыклаган. Мәсәлән, “Советские традиции” маркасында чүпрә 14, “Ростагроэкспорт”та – 140, ә “Ностальгия” маркасында – 150 мәртәбә артык. “Билла” һәм “Б. Ю. Александров” маркаларында чүпрә 5,5 һәм 2 тапкырга артып киткән.
“Ностальгия”, "Ростагроэкспорт", "Советские традиции", "Билла" и "Б.Ю. Александров" “сыроклары”н барысын да "РостАгроКомплекс" компаниясе җитештерә, диелә “Росконтроль” хәбәрендә.
Чүпрәгә тикшерүне “Свитлогорье” һәм “Творобушки” “сыроклары” да узган. Икенче үрнәктә сорбин кислотасы булуы ачыкланган. Әлеге консервант “сырок” составында булырга тиеш түгел. Бары тик “Свитологрье” “сырогы” гына барлык күрсәткечләр буенча куркынычсызлык таләпләренә туры килә. Ләкин белгечләр аның төргәгенә карата дәгъва белдергән. Ул саклаганда яки сатылган вакытта тиз зарарланырга мөмкин.
“Росконтроль” тикшерү узган җиде маркадагы “сырокларның” берсен дә сатып алмаска киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз