news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роскомнадзор ватсапның вакыт-вакыт эшләмәвенең сәбәбен аңлатты

Россия территориясендә WhatsApp мессенджеры эше чикләнми, бүген аның вакыт-вакыт эшләмәве турында хәбәр ителгән иде.

«Күп илләрдә мессенджер эшендә проблемалар күзәтелә. Россиядә экстремистик оешма буларак танылган Meta сервислары эшендә шундый ук проблема күп тапкыр күзәтелде, шул исәптән узган елның октябрендә һәм агымдагы елның мартында», - дип хәбәр иттеләр Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль агентлыкта (Роскомнадзор) «Интерфакс» агентлыгының соравына җавап итеп.

Бөтен дөнья буйлап, шул исәптән Россиядә кулланучылар бүген WhatsApp мессенджерының вакыт-вакыт эшләмәве турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта сервис эше торгызылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot