news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роскомнадзор Telegram мессенджерын чикләүне туктатты

Ведомство мессенджерга нигез салучының терроризмга каршы тору әзерлеген хуплады.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Роскомнадзор Telegram мессенджерын блокировкалау буенча таләпләрне бетерде. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Telegram мессенджерына нигез салучының (Павел Дуров - Т-и иск.) терроризмга һәм экстремизмга каршы торырга әзер булу турында әйткән сүзләрен уңай бәялибез. РФ Генераль прокуратурасы белән килештереп, Роскомнадзор Telegram мессенджерына керүне чикләү буенча таләпләрне ала», — диелә хәбәрдә.

Ведомство Россия территориясендә эшләүче барлык интернет-компанияләр белән террористик һәм экстремистик мәгълүмат таратуны, наркотиклар һәм суицидны пропагандалауны, шулай ук балалар порнографиясен оператив төстә булдырмау өчен эшләргә әзер булуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot