Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роскомнадзор төбәк басмаларында сүгенү сүзләре ешрак чагылыш табуын ачыклаган
Быел ведомство Россия гаммәви мәгълүмат чараларына 60тан артык кисәтү ясаган, шуның яртысы - сүгенү сүзләре өчен.
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") Федераль элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәте быел гаммәви мәгълүмат чараларына 60 тапкыр кисәтү ясаган. Бу хакта федераль хезмәтнең башлыгы Александр Жаров "НТВ" каналына биргән интервьюда әйтте, дип хәбәр итә Interfax.ru агентлыгы.
“2016 елда гаммәви мәгълүмат чараларына 64 тапкыр кисәтү чыгарылды”, - дигән ул. Аларның яртысы - 32 очракта сүгенү өчен кисәтү ясалды. “100 процент очракта сүгенү сүзләре төбәкләрдәге зур булмаган басмаларда чагылыш таба”, - дип белдергән ведомство башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз