Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роскомнадзор суицидка өндәгән 4 мең "үлем төркеме”нең эшен туктаткан
"Үлем төркемнәре"нең эш эчтәлеге соңгы вакытта үзгәрде, дип белдерде Роскомнадзор башлыгы урынбасары Вадим Субботин.
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). 2017 ел башыннан Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) суицидка өндәгән 4 мең "үлем төркеме”нең эшен туктаткан. “Российская газета” хәбәр итүенчә, әлеге төркемнәр яшүсмерләрне үз-үзләренә кул салырга һәм суицид "эстетикасы"на өндәгән. Бу хакта бүген Федерация Советында Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров белдерде.
Шул ук вакытта министрлык башлыгы ассызыклаганча, интернетның мондый төркемнәрдән азат булуы балалар суициды проблемасын хәл итми. Аның сүзләренә караганда, балаларны гыйлем алырга этәргеч һәм мөмкинлек бирә торган куркынычсыз Интернет белән эш итәргә өйрәтергә кирәк.
Шуңа да карамастан, министрлык һәм Роскомнадзор суицидка әйди торган эчтәлектәге интернетны тәүлек буе күзәтә һәм, куркыныч мәгълүматны вакытында туктатып калу максатыннан, социаль челтәрләр белән эшли.
"Үлем төркемнәре"нең эш алып бару эчтәлеге соңгы вакытта үзгәрде, дип белдерде Роскомнадзор башлыгы урынбасары Вадим Субботин. Аның сүзләренә караганда, үз-үзеңә кул салырга өндәгән ачык чакырулар урынына суицид "эстетикасы"н яктырткан мәгълүмат барлыкка килде, ягъни бу төркемнәрнең администраторлары челтәргә кан, киселгән вена сурәтләре һәм моңсу музыка куя башлаган.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, мондый сайтларны ябу тизлеге дә арткан. Роскомнадзорга мөрәҗәгать килгәннән алып, аларны ябуга кадәр үткән вакыт – 1-3 сәгать тирәсе. Шуның аркасында төркемнәр саны сизелерлек кимегән. Субботин сүзләренә караганда, бер ел элек ябылган берләшмәләргә 1 меңнән 30 меңгә кадәр кеше язылса, хәзер алар 300 кеше дә җыярга өлгерми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз