Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Роскомнадзор шәхси мәгълүмат эшкәртү буенча кисәтү таратты
Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). «Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш. Бу турыда Роскомнадзорның рәсми сайтында хәбәр ителә.
2015 елның 1 сентябреннән, «Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы» 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак. (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).
Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү турындагы документ формасының үзгәртелүе (гадиләштерелүе) турында хәбәр итә.
Шул ук вакытта операторларга 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе таләбе буенча, 2015 нче елның 1 сентябреннән, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урын хакында мәгълүмати хат юлларга кирәк булачак. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз