news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роскомнадзор МТСны Казанда законсыз элемтә станцияләре урнаштырган өчен штрафка тартты

Оператор алты радиотелефон элемтәсе базасын тиешле рөхсәт бирүче документларны теркәмичә кулланган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). «Мобиль ТелеСистемалар» элемтә компаниясе Федераль мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роскомнадзор) тарафыннан штрафка тартылган. "МТС" Казанда алты күчмә радиотелефон элемтәсе базасын законсыз урнаштырган. Штраф 60 мең сумны тәшкил иткән.

Ведомство белгечләре билгеләвенчә, объектлар “Элемтә турында”гы федераль законны бозып, тиешле рөхсәт документларыннан башка файдаланылган, ә аның өчен Административ кодекс буенча җаваплылык каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot