Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роскомнадзор: Discord Россия территориясендә блокировкаланды
Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) Discord мессенджерын Россия территориясендә блокировкалады, ул РФ законнары таләпләрен бозган. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә белдерделәр, дип хәбәр итә ТАСС.
Роскомнадзорда ачыклык кертүләренчә, сүз «мессенджерны террорчылык һәм экстремистик максатларда куллануны, гражданнарны аларны башкару, наркотиклар сату өчен вербовкалауны булдырмау» нормаларын үтәү, шулай ук платформада хокукка каршы мәгълүмат урнаштыру турында бара.
Россия кулланучылары бүген иртәдән үк Discord эшендә өзеклеккә зарланды. Башта мессенджер белән проблемалар турында Ерак Көнчыгыш халкы хәбәр итте.
27 сентябрьдә үк «Коммерсанть» газетасы Discord Россиядә блокировкаланырга мөмкин дип язды. Моңа кадәр Роскомнадзор мессенджерның законнарны бозуы турында биш яңа карар чыгарды, дип яза «Татар-информ».
Discord - төрле бергәлекләр тарафыннан мәнфәгатьләр буенча файдалану өчен билгеләнгән видеоконференцияләр ярдәмендә хәбәрләр алмашу системасы. Мессенджер геймерлар һәм укучылар арасында аеруча популяр. Аны шулай ук криптоиндустрия вәкилләре дә куллана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз