news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роскомнадзор 2018 елда матбугат чараларына карата таләпләргә үзгәрешләр кертә

2018 елдан басма матбугат экземплярларының электрон макетларын җибәреп барырга кирәк булачак.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елның 1 гыйнварыннан гаммәви мәгълүмат чараларын теркәү хезмәтләрен тәкъдим итү срогы гариза тапшырган вакыттан алып 30 эш көне тәшкил итәчәк, хәзер ул 30 календарь көнгә тигез. Белдерү кәгазен гаммәви мәгълүмат чарасы үз эшчәнлеген туктатканда гына түгел, ә яңадан чыга башлаган очракта да җибәрергә кирәк. Аны Роскамнадзорга ай дәвамында җибәреп тору зарур, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

Пошлина түләгәндә гаммәви мәгълүмат чарасының формасы буенча градация бетерелә, аның күләме таралу территориясенә бәйле булачак. Әгәр бер субъект территориясе сайланса, җыем – 4 мең, ике һәм аннан да күбрәк субъектларның территориясе сайланганда 8 мең сум тәшкил итәчәк. Балалар, инвалидлар өчен чыга торган басмаларга ташламалы тарифлар сакланачак, реклама һәм эротик басмалар өчен коэффициентлар биш мәртәбә артачак.

2018 елның 1 гыйнварыннан төрмәдә җәза срогы үтүчеләр, моңарчы хөкемгә тартылган затлар, 18 яше тулмаган гражданнар яки эшкә сәләтсез кешеләр баш мөхәррир булып эшли алмый.

Басма гаммәви мәгълүмат чаралары өчен тиражны типографиягә тапшыру вакытын күрсәтергә кирәкми. Интернет мәгълүмат чаралары өчен аның чыгуына караган мәгълүматлар җыелмасы басманың исеме, оештыручысы, баш мөхәррирнең фамилиясе һәм инициаллары, электрон почта адресы һәм редакциянең телефон номеры, маркировка белән тулыландырыла.

Роскомнадзорга 2018 елның 1 гыйнварына кадәр җибәрелгән гаризалар 2017 елгы закон таләпләре нигезендә каралачак.

2018 елның 1 гыйнварыннан басма мәгълүмат чаралары үз басмаларының электрон макетларын тираж дөнья күргәннән соң 7 көн эчендә Россия китап палатасы һәм Россия дәүләт китапханәсенә тәкъдим итәргә тиеш. Макетларны онлайн тәртибендә махсус порталда урнаштырырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100