news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роскомкүзәтчелек ММЧда дини темага карикатуралар бастырудан тыелуны сорый

Бу дини конфессияләр һәм берләшмәләр вәкилләрен мыскыллау һәм кимсетү итеп бәяләнергә мөмкин

  (Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте массакүләм мәгълүмат чараларында Россия Федерациясендә дин вәкилләренең дини хисләренә кагылучы изгеләр сурәтләнгән карикатураларны бастыру буенча күп санлы басмалар һәм фикерләр белән бәйле рәвештә, өстәмә аңлатма бастырды, дип хәбәр ителә федераль хезмәт сайтында.

Россия ММЧ да мондый карикатуралар гасырлар буе бер территориядә бергә яшәгән төрле халыклар һәм дини конфессияләр вәкилләренең этик һәм рухи-әхлакый нормаларына каршы килә.

Хакимиятнең дәүләт органнары, шул исәптән ММЧ өлкәсендә контроль-күзәтчелек хезмәтенең дини темага ясалган карикатураларга карата позициясе һәрвакыт бер мәгънәдә һәм эзлекле булды. ММЧда дини темага карикатуралар бастыру Россия Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте тарафыннан дини конфессияләр һәм берләшмәләр вәкилләрен мыскыллау һәм кимсетү, милләтара һәм дини низаг чыгару итеп бәяләнергә мөмкин, ә бу “Массакүләм мәгълүмат чаралары турында”гы һәм “Экстремистик эшчәнлеккә каршы көрәш турында”гы законнарны бозу булып тора.

Бу позиция һәм хокукый практика элек формалашкан һәм экспертлар, тармак бергәлекләре тарафыннан хупланган иде. Шулай итеп, 2006 елда прокуратура һәм ММЧ өлкәсендә күзәтчелек органнары тарафыннан РФда элек «Jyllands-Posten» газетасында басылган карикатураларны таратмау буенча чаралар кабул ителгән иде. 2008 елда "Newsweek" (Ньюсвик) журналы редакциясенә Мөхәммәд пәйгамбәр карикатурасын бастырган өчен язма рәвештә рәсми кисәтү ясалды.

Шулай итеп, Россия Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте Россия Федерациясе ММЧда Россия законы нормаларын бозу буларак бәяләнергә мөмкин булган карикатурлар бастырудан тыелуны сорый.

Гыйнвар башында нәкъ менә дини темага карикатуралар Парижда җитди фаҗигагә китерде.

Искәртеп узабыз: чәршәмбе, 7 нче гыйнвар иртәсендә, Парижда “Charlie Hebdo” басмасы урнашкан бинада атыш оештырыла, нәтиҗәдә, 12 кеше һәлак була, шул исәптән 2 полиция хезмәткәре, басманың баш мөхәррире Стефан Шарбонье һәм  танылган 4 карикатурачы. 10 кеше җәрәхәтләнә. Басмада Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатура бастырганнан соң булган бу редакциягә һөҗүмне теракт дип атадылар.

Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары шурасы тынычлык сакларга һәм провокациягә бирелмәскә өнди. Россия Журналистлар берлеге «Charlie Hebdo» хезмәттәшләренә кайгы уртаклашу белдерде.

Үз чиратында, Казанда нәшер ителә торган популяр сатирик “Чаян” журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлилуллов, беренче чиратта, карикатура ясаганда “зыян китермә” принцибынан чыкмаска кирәк, дип белдерде.

“Сатирада тыелган темалар юк. Барысы да рәссамның чама белүеннән һәм эчке бәяләмәдән тора. Әмма билгеләмәсе буенча тияргә ярамаган темалар бар. Аерым алганда, ул - кешеләрнең дини хисләре, - дип билгеләп үтте Хәлилуллов. Заманында Ленин бабай да, җәмгыятьтә яшәп аннан азат булу мөмкин түгел, дигән. Барыбер ниндидер чикләүләр булырга тиеш”, - дигән иде ул “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot