news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росиия Социаль фонды: Картлык буенча пенсияләрне гаризасыз билгели башлаячаклар

Россиядә картлык буенча пенсияләрне билгеләүне проактив режимга күчерергә планлаштыралар – гражданинга гариза биреп торырга кирәк булмаячак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Социаль фонды (СФР) рәисе Сергей Чирков хәбәр итте.

Фонд башлыгы аңлатканча, ведомство акрынлап пенсия түләүләрен проактив форматка күчерә. 2022 елдан инвалидлык буенча, 2023 елдан туендыручысын югалту буенча пенсияләр гаризасыз билгеләнә. Киләсе этап картлык буенча пенсияләр булачак. Чирков ачыклык керткәнчә, тиешле закон проекты әзерләнгән инде, аны кабул итү мондый пенсияләрне гражданнар мөрәҗәгатеннән башка билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Социаль фонд хезмәтләренең 95 проценты электрон гариза буенча күрсәтелә. Киләчәктә Россия Социаль фонды пенсияләрнең барлык төрләрен билгеләүне максималь дәрәҗәдә гадиләштерергә һәм бюрократик процедураларны кыскартырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot