news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росгвардиянең «Барс» махсус билгеләнештәге Казан отряды Жуков ордены белән бүләкләнде

Росгвардиянең «Барс» махсус билгеләнештәге Казан отряды Жуков ордены белән бүләкләнде
Фото: Республика парламенты матбугат хезмәте

Росгвардиянең Идел буе округының Жуков орденлы «Барс» махсус билгеләнештәге Казан отряды Жуков орденына лаек булды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Часть РФ Президенты Владимир Путинның указы нигезендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә отрядның шәхси составы күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек өчен бүләкләнде. Росгвардия директоры, армия генералы Виктор Золотов кушуы буенча аның урынбасары һәм ведомствоның статс-секретаре, генерал-полковник Олег Плохой отряд командирына орден таныклыгын тапшырды.

Росгвардия башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, «Барс» отряды хәрби хәрәкәтләр башланганнан бирле югары осталык, бердәмлек һәм дисциплина үрнәген күрсәтә һәм дошманга зур зыян китерә. «Бүген без данлыклы коллективны бүләкләп кенә калмыйбыз. Без һәр хәрби хезмәткәрнең җиңүне якынайтуга керткән өлешен хөрмәтлибез <...>», - дип белдерде ул. Әлеге орден – казанышларны тану билгесе генә түгел, ә хәрби күнекмәләрне алга таба камилләштерү өчен стимул да булып тора, дип өстәде Олег Плохой.

Фәрит Мөхәммәтшин отрядны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика парламенты һәм хөкүмәте, шулай ук барлык татарстанлылар исеменнән мактаулы статус бирелү белән котлады.

Фото: © Республика парламенты матбугат хезмәте

«Отрядны Жуков ордены белән бүләкләү – ул сезнең Ватанны һәм илнең мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышларыгызны югары бәяләү, хәрби хезмәткәрләрнең фидакарьлеген һәм батырлыгын тану. Заманында безнең ата-бабаларыбыз да нәкъ шулай ук дошманны аяусыз тар-мар иткән», – дип билгеләде сәясәтче. Бүгенге заман вәкилләре җиңүчеләр буынының батырлыкларын хөрмәт иткән кебек үк, киләчәк буыннар да спецназчыларның гамәлләрен хөрмәт итәчәк, дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot