news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росгвардиядә ОМОН хезмәткәренең үлемен расладылар

ОМОН хезмәткәренә 39 яшь булган.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ").  Росгвардиядә ОМОН хезмәткәренең үлемен расладылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе Игорь Силко хәбәр итте. ОМОН хезмәткәренә 39 яшь булган.

Кичә "Татар-информ" Казанда Авангард урамының бер йортында  ир-атның ата башлавы турында язып чыккан иде. Күршеләре әйтүенчә, әлеге атучы еш кына үз йортында тавыш чыгарган һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.

Тоткарлау операциясе вакытында ОМОН хезмәткәре, участковый һәм шушы йортта яшәүче бер кеше яраланган.

Соңрак билгеле булганча, алган яралардан ОМОН хезмәткәре вафат була. Әлеге мәгълүматны Игорь Силко раслый.

news_right_1
news_right_2
news_bot