news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росгвардиячеләр Татарстанда 1 сентябрь алдыннан мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тикшерә

Республикадагы 3840 мәгариф учреждениесенең 3018е Росгвардия ведомстводан тыш сак карамагында тора.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”). Росгвардиячеләр Татарстанда 1 сентябрь алдыннан мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тикшерә. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә республикадагы 3840 мәгариф учреждениесенең 3018е Росгвардия ведомстводан тыш сак карамагында тора.

Шушы көннәрдә Казанда “Кояшлы шәһәр”дә 35нче лицейда булдылар. Росгвардиячеләр бинаны карады, видеокүзәтү системасын, нарядны чакыру ашыгыч төймәсен һәм контроль хәбәр итүне тикшерде.

“Без барыннан да элек объектның инженер-техник ныклыгын, запас чыгу һәм эвакуацияләү юлларын тикшерәбез, төзек булмаган урыннарны барлыйбыз”, - дип сөйләде үзәкләштерелгән саклау пункты баш белгече Илдар Сайранов.

Оешманың шәхси сак инспекторлары эш урыны карала, тиешле документлар барлана, сак хезмәткәрләренә инструктаж үткәрелә.

Республика мәктәпләрендә контроль рейдлар дәресләр башланганчы дәвам итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot