news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росгвардиячеләр Казанның балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды

Казанның спецназ отряды хәрби хезмәткәрләре балаларны яклау көненә багышланган күңелле чара үткәрде.

Росгвардиячеләр Казанның балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды
пресс-служба Управления Росгвардии по РТ

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Росгвардиячеләр Казанның балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм хәрби хезмәткәрләр балалары өчен ковбойлар, сабын куыклары, конкурслар һәм татлы ризыклар белән бәйрәм оештырды. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бәйрәмне шәһәрнең “Салават күпере” балалар экология-биология үзәгенең Андрей Шкуро җитәкчелегендәге театр балалары ачты. Алар балалар өчен театральләштерелгән тамаша оештырды”, – дип сөйләделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Спектакльдән соң балалар янына ковбой киемнәреннән аниматорлар чыкты. Алар  күңелле конкурслар үткәрде. Балалар аркан тартышуда көч сынашты, рәсем ясау осталыгын күрсәтте, уйланган куыклар белән уйнады, шикәр мамыгы белән сыйланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot