news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росгвардиячеләр Казанда асфальтка башы белән егылган балага ярдәм иткән

Хәрби хезмәткәрләр малайның башын бәйләгән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда башы белән асфальтка егылган малайга росгвардиячеләр ярдәм иткән. Бу турыда Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның Яңа Савин районында урамда патруль вакытында ефрейтор Александр Хәлилов белән рядовойлар Эмиль Елкин, Иван Лукоянов тротуарда утырган малайга игътибар иткән.

Ачыкланганча, малай егылган һәм башы белән асфальтка бәрелгән. Хәрби хезмәткәрләр бала башыннан аккан канны туктаткан һәм башын бәйләп куйган. Аннары алар малайны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100