Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Росгвардиячеләр Казан кешесенә югалган акча янчыгын кайтарып биргән
Патруль хезмәткәрләре 8 Март урамында банк карталары һәм акча салынган акча янчыгын тапкан.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Новиков). Росгвардиячеләр, банк картасы буенча хуҗасын исәпләп, югалган акча янчыгын кире кайтарган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кич белән Росгвардия полкы хәрбиләре Алексей Денисов, Дмитрий Колосов һәм Михаил Кузин Совет районы территориясендә патрульлек иткәндә, 8 Март урамында кара портмоне күрә. Акча янчыгында берничә банк картасы, 1000 сумлык купюра, төрле визиткалар була.
Хуҗасы белән элемтәгә керү өчен, росгвардиячеләр мобиль банктан файдаланырга карар иткән. Хәрби хезмәткәрләр табылдык турында хәбәр калдырып, янчыкта табылган карталарның берсенә бераз акча күчергән.
Тиздән хокук сакчылары белән хуҗа элемтәгә керә. Очрашу вакытында ул ашыкканда акча янчыгының кесәсеннән төшеп калуын сизми калганлыгын әйткән. Казан кешесе акча янчыгы табылуга шатланган, намуслы һәм тапкыр булганнары өчен росгвардиячеләргә рәхмәт әйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз