news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росгвардиячеләр кием астына яшереп кибеттән товар алып чыккан ир-атны тоткарлаган

Казанда патрульлек иткән вакытта Росгвардия хезмәткәрләренә Зорге урамында урнашкан гипермаркеттан хәвеф сигналы килгән. Урында аларны сатучылар каршы алган һәм бер сатып алучының ике тапкыр товар урлавын, әмма ике очракта да аны эләктерә алмаулары хакында сөйләгән.

Видеокамералардагы язмаларны карагач, росгвардиячеләр әлеге каракның төс-кыяфәтен ачыклаган. Ул кибеткә килгәч, аның артыннан күзәтеп барганнар һәм, товарны кием астына яшереп, касса яныннан үтеп китәргә тырышуын ачыклаганнар.

Каракны тоткарлаганнар, ул элегрәк тә хөкем ителгән 36 яшьлек Алексеевск районы кешесе булып чыккан. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр иттеләр Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot