Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Росгвардия хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алды
Татарстанда росгвардиячеләр Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көненә багышланган «Җиңү варислары» Бөтенроссия ведомство видеоакциясенә кушылды, дип хәбәр иттеләр Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алу өчен хокук сакчылары фронтовикларның истәлекләре белән видеосюжетлар төшергән.
«Авыр сугышларда катнашучыларның гади һәм үзәккә үтә торган сүзләре халкыбызның Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез корбаннарын искә төшерә. Һәрбер өзек уникаль. Аларда туганнарын һәм дусларын югалту, дошман алдында куркып калмау, сугышта булган батырлык һәм тәвәккәллек чагыла», – дип билгеләп үттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз