news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росгвардия турындагы указ дөнья күрде: 7 урынбасар һәм полиция дәрәҗәсе

Шулай ук Президент Росгвардиягә төбәкләрдә үз территориаль бүлекләрен булдырырга рөхсәт иткән.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). "Россия Федерациясе илкүләм гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте турындагы" указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күрде, документны Президент Владимир Путин имзалаган дип яза " РИА Новости ".

Яңа структура булдыру турында апрельдә билгеле булды. Ул вакытта Путин Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтен һәм Федераль миграция хезмәтен мөстәкыйль федераль ведомстволар буларак гамәлдән чыгарды, аларның вазифаларын Эчке эшләр министрлыгына йөкләде. Россия Федерациясе илкүләм гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте (Росгвардия) Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре һәм махсус бүлекләре базасында оештырылды.

Росгвардиядә 340 мең кеше эшләячәк. Эчке эшләр министрлыгыннан яңа ведомство составына СОБР һәм ОМОН, лицензия-рөхсәт итү хезмәте, шулай ук ведомстводан тыш сак махсус бүлекләре күчәчәк.

"Россия Федерациясе илкүләм гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте башкарма хакимиятнең федераль органы булачак", - диелгән документта.

Шулай ук Президент Росгвардиягә төбәкләрдә үз территориаль бүлекләрен булдырырга рөхсәт иткән.

Указда Росгвардия директорына 7 урынбасар рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта Росгвардиядә хәрби исемнәр белән беррәттән полиция дәрәҗәсе дә һәм дәүләт хезмәткәре вазифалары да кала.

Росгвардиянең "мәгълүматка каршы көрәш" буенча вәкаләтләре аерым пункт белән билгеләнгән.

Моннан тыш, Росгвардия аеруча мөһим обектларны һәм коммуникацияләрне саклау вазифасыннан тыш, гражданнар авиациясе өлкәсендә куркынычсызлык чараларын эшләүдә дә катнашырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100