news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росгвардия Татарстанда мәктәп укучылары белән өйрәнүләр оештыруны кире какты

Мәгълүмат чаралары Тукай районының Новотроицк мәктәбендә росгвардиячеләр укучылар катнашында өйрәнүләр үткәргән дигән хәбәр таратты.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәп укучылары белән үткәрелгән өйрәнүләрдә Росгвардия хезмәткәрләре катнашмаган. Ведомство мәгълүмат чараларында таралган хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстанның Тукай районы Новотроицк мәктәбендә росгвардиячеләр укучылар катнашында өйрәнүләр үткәргән дигән мәгълүмат матбугат чараларында таралган иде.

Росгвардия матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хәбәр чынбарлыкка туры килми — Росгвардия хезмәткәрләренең әлеге вакыйгаларга бернинди катнашы да юк.

«Дөрес һәм объектив булмаган мәгълүмат таралу аның артында торучыларның компетентсызлыгы, яки чираттагы тапкыр гражданнарны алдап, Росгвардия эшчәнлегенә күләгә төшерергә ниятләве турында сөйли», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100