news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росгвардия оркестры Казанның сәүдә үзәгендә Җиңү музыкасын башкарды

Росгвардия оркестры Казанның сәүдә үзәгендә Җиңү музыкасын башкарды
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген Казанда Бердәм Россиянең «Яшь Гвардиясе «Росгвардиянең Жуков орденлы Идел буе округының Казан махсус моторлаштырылган полкы белән «Җиңү музыкасы» акциясен уздырды. «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә Росгвардиянең Казан полкы хәрби оркестры концерты узды. Коллектив хәрби-патриотик композицияләр башкарды.

«Чара бик уңай узды. Кешеләр килделәр, кызыксындылар. «Җиңү музыкасы» акциясе мөһим вакыйга – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Акцияне без ел саен Җиңү көне алдыннан уздырабыз, оркестр сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать урыннарында уйный», – дип сөйләде «Яшь Гвардия» нең җирле бүлеге активисты Линар Арсланов.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Сәүдә үзәге кунаклары хәрби җырларны рәхәтләнеп тыңлады, күпләр чыгышларын төшерделәр һәм Росгвардиянең парадлы киенгән оркестры фонында фотога төштеләр.

«Беркемгә дә сер түгел, Бөек Ватан сугышы вакытында нәкъ менә оркестр привалларда ял итүне ямьләндерергә ярдәм иткән һәм алай гына да түгел. Мин хәзер кешеләрнең безне ничек кабул итүләрен, гаҗәпләнеп карауларын күрдем. Мин бу музыкага ихтыяҗ бар дигән нәтиҗә ясыйм», - дип сөйләде хәрби дирижер, Росгвардия оркестры башлыгы Вадим Кравчук.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Оркестр уйнаган арада, «Яшь Гвардия» активистлары тыңлаучыларга Георгий тасмаларын һәм аларны ничек дөрес бәйләп йөрергә кирәклеге турында инструкцияләр тараттылар. Кайбер теләүчеләргә активистлар тасмалар бәйләргә ярдәм итте. Сәүдә үзәге кунакларына «Правда» газетасының 1945 елның 10 маеннан күчермәләрен тараттылар.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Концерттан бик яхшы тәэсирләр калды. Без, сугыштан соңгы балалар һәм безгә бу музыка якын. Аны ишетү белән күңелле хатирәләр туды», – дип сөйләде Лидия Алексеевна.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100