news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росгвардия Татарстанда Ураза гаетендә иминлекне тәэмин итте

Росгвардия Татарстанда Ураза гаетендә иминлекне тәэмин итте
Фото: ТР буенча Росгвардия идарәсе

Росгвардия хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм шәхси сак оешмалары белән берлектә, Татарстанда Ураза гаете вакытында иминлекне тәэмин итте. Ведомствоның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.

Казанда һәм Чаллыда ОМОН белгечләре кинологлар белән мәчетләрне һәм чаралар үткәрелә торган мәйданнарны тикшерде. Республика районнарында росгвардиячеләр полиция нарядларын көчәйтте һәм гает намазлары вакытында тәртипне тәэмин итте.

Аерым бүлекчәләр Казан Кремле территориясендәге Кол Шәриф мәчетендә иминлекне тәэмин итүгә җәлеп ителде.

Чараларда барлыгы 145 меңнән артык мөселман катнашты. Җәмәгать тәртибен бозу очраклары теркәлмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot