Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Росгвардия Ижевскида йорт җимерелгәндә дүрт кеше үлгәнлеген хәбәр итте
Беренчел мәгълүматлар буенча, йортның җимерелү сәбәбе көнкүреш газ шартлау белән бәйле.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Ижевскида йорт җимерелгәндә үлүчеләр саны дүрткә җитте, дип хәбәр итте Росгвардиянең республика идарәсе башлыгы урынбасары Николай Мерзляков. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.
“Әлегә дүртесен алдык, кызганыч, алар үлгән. Зыян күрүчеләрне барлыйлар”, – дип җиткергән төбәк идарәсе башлыгы урынбасары сүзләрен ТАСС агентлыгы.
Искәртеп үтик, Ижевскида йорт җимерелгәндә үлүчеләр саны дүрткә җитте. Әлеге мәгълүматларны төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы да хәбәр итте.
Коткаручылар җимерекләрне актару төнлә дә дәвам итәчәген, кинологлар этләр белән эшләвен, җимерекләр астында кешеләр булуын җиткерә. Коткаручылар сүзләренчә, анда алты кеше булырга мөмкин.
Беренчел мәгълүматлар буенча, йорт җимерелүнең сәбәбе – көнкүреш газ шартлау. Тикшерү органнары куркынычсызлыкны тәэмин итмәүче эш башкарылу факты буенча җинаять эше кузгаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз