Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Росгвардия директоры хәрбиләрне Россия Милли гвардиясе гаскәрләре көне белән котлады
Алар һөнәри бәйрәмнәрен Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында поход колонналарында билгеләп үтә.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Нацгвардиясе гаскәрләре көнендә Росгвардия директоры армия генералы Виктор Золотов Россия хәрбиләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Иң кырыс сынаулар чорында хокук тәртибе солдатлары һәрвакыт ныклык күрсәтте. Хәрби хезмәттә булучылар гражданнарның иминлеген һәм тынычлыгын тәэмин итәргә һәрвакыт әзер булуын раслап тора», — дип хәбәр итә Золотов.
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Росгвардия илкүләм иминлек мәнфәгатьләрендә гамәлгә ашырыла торган зур потенциалга ия булган. Гаскәрләрне үстерүнең өстенлекле проектларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк һәм аларның хәрби әзерлеге артачак.
«Ә бу көннәрдә милли гвардия гаскәрләренә аерым роль бирелә һәм үзебезнең һөнәри бәйрәмебезне без маршта — Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында поход колонналарында каршы алабыз. Росгвардиянең хәрбиләре һәм хезмәткәрләре рус дөньясын яклауга басты», — дип сөйләде ведомство директоры.
Золотов үзенең котлавында барлык шәхси составка батырлык, кыюлык, профессиональлек һәм осталык өчен рәхмәт белдерде. Ведомство башлыгы хәзерге Росгвардиягә ныклы нигез салган ветераннарга аерым рәхмәт әйтте.
«Безнең хәрбиләрнең һәм хезмәткәрләрнең туганнарына һәм якыннарына аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезнең ышаныч, өмет һәм мәхәббәт хәзер безнең хәрбиләргә аеруча кирәк. Илебезнең барлык гражданнарына мөрәҗәгать итеп, бу көннәрдә неонацизм таралуга каршы торучы барлык Россия хәрбиләренә мораль һәм практик ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен әйтүне мөһим дип саныйм. Бу ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә!» — дип тәмамлады үзенең котлавын Виктор Золотов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз