«Росгосстрах» төбәкләрдәге гаммәви мәгълүмат чаралары өчен селектор конференциясе үткәрә
«Росгосстрах» төбәкләрдәге гаммәви мәгълүмат чаралары өчен селектор конференциясе үткәрә
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Бүген «Росгосстрах» компанияләре төркеме президенты Данил Хачатуров Россиянең 30 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да селектор матбугат конференциясе үткәрә. Конференциянең темасы – кече һәм урта бизнесны страховкалау. Матбугат конференциясендә Д.Хачатуровтан тыш «Росгосстраха»ның вице- президенты Игорь Игнатьев һәм компания төркемнәренең сату һәм оператив маркетинг җитәкчесе Всеволод Иванов катнашачак.
«Росгосстрах» компания төркемнәре 3 төбәк һәм 7 төбәкара страховкалау компанияләрен берләштерүче холдингтан гыйбарәт. Республика территориясенә «Росгосстрах - Татарстан» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Республиканың һәр шәһәрендә үз филиаллары бар. Моннан тыш, чыгымнар белән идарә итү буенча 8 махсуслаштырылган үзәк оештырылган, - дип хәбәр итә «Росгосстрах - Татарстан» ҖЧҖ матбугат үзәге.