news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росавтодор 2018 ел ахырына барлык федераль трассаларны да ремонтларга ниятли

Төзекләндерү эшләрен «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты кысаларында алып бару күздә тотыла.

Росавтодор 2018 ел ахырына барлык федераль трассаларны да ремонтларга ниятли
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Росавтодор 2018 ел ахырына барлык федераль трассаларны да ремонтларга ниятли, дип хәбәр итә «Известия».

Идарә тармагы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә нормативлар күрсәткече 77,5 процент тәшкил итә. Агымдагы елда Росавтодор барлык федераль трассаларны да норматив хәлгә китерергә ниятли. Россиядә аларның гомуми озынлыгы 50 мең чакрым тәшкил итә.

Ремонт эшләрен «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты кысаларында алып бару күздә тотыла. Әлеге проект узган елда гамәлгә ашырыла башлады, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 2018 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» проектына 3 миллиард сум акча бүленәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100