news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росавиация Мисырга чартер рейсларын яңарту турындагы мәгълүматны кире какты

Россия төбәкләреннән Каһирәгә даими рейслар 1 февральдә ачылды.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Якын арада Мисырга  чартер авиаэлемтә ачылмаячак. Бу турыда Росавиация хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк Мисыр Гражданнар авиациясе идарәсе җитәкчесе Ашраф Нувейр сөйләгәнчә, Россия компанияләренең берсе марттан Хургадага һәм Шарм-эш-Шейхка рейсларны яңартуны сораган.

Әлегә төбәкләрдән даими рейслар Каһирәгә генә ачылды. Анда Россиядә яшәүчеләр 1 февральдән сәяхәт итә ала. Элек анда Мәскәүдән генә очып була иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot