news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росавиация Россиянең көньягындагы аэропортларга очышларны чикләү режимын тагын озайтты

Россиянең көньяк һәм үзәк өлешендә очышларны вакытлыча чикләү режимы тагын озайтылды – бу юлы 4 сентябрьгә кадәр. Росавиациянең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Режим 2022 елның 4 сентябренә, Мәскәү вакыты белән 3.45 сәгатькә кадәр озайтылды», - диелә ведомство хәбәрендә.

Унбер шәһәрнең (Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Курск, Краснодар, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста) аэропортлары һаман да ябык булачак.

Россиянең башка һава аланнары гадәти режимда эшли. Авиакомпанияләргә пассажирларга альтернатив маршрутлар буенча (Волгоград, Сочи, Ставрополь, Минеральные Воды һәм Мәскәү аша) хезмәт күрсәтергә тәкъдим ителгән.

Очышларны вакытлыча чикләү режимы РФ Президенты игълан иткән Украинадагы махсус хәрби операция белән бәйле. Ул операция башлануга ук – быелның 24 февралендә кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot