Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Росавиация: Аэропортларга авиаягулык китерү контрольдә тотыла
Россия аэропортларына авиаягулык китерү РФ Транспорт министрлыгы һәм РФ Энергетика министрлыгы контролендә тора, рейслар расписаниесендә үзгәрешләр юк. Бу хакта журналистларга Екатеринбургта узучы «Иннопром» форумында Росавиация җитәкчесе Дмитрий Ядров белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Энергетика министрлыгы Транспорт министрлыгы һәм башка ведомстволар белән берлектә аэропортларга керосин китерүне контрольдә тота. Күргәнегезчә, самолетлар оча, расписание үтәлә», - дип белдерде профильле ведомство башлыгы.
Элегрәк Росавиация Россия аэропортлары кирәкле ягулык күләме белән тәэмин ителгән, дип хәбәр иткән иде. Моңа кадәр, җәй башында, РФ Хөкүмәте агымдагы елның 30 ноябренә кадәр авиакеросин экспортын тыйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз