news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росавиация 2025 елда Россиядә авиаһәлакәтләр саны өчтән бергә кимегәнен әйтте

Россиядә авиация һәлакәтләре саны 2025 елда алдагы ел белән чагыштырганда өчтән бергә кимегән. Росавиация мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә 26 гадәттән тыш хәл теркәлгән – 2024 елга караганда 12гә кимрәк, дип яза РИА Новости.

Аларның 14 очрагы авария һәм 12се – катастрофа буларак классификацияләнгән. Бер ел элек илдә 20 авария һәм 18 һәлакәт булган.

Авиаһәлакәтләр санының гомуми кимүенә карамастан, һәлак булучылар саны арткан. 2024 елда 64 кеше авиаһәлакәт корбаны булган,ә 2025 елда – 73. Сизелерлек үсеш Амур өлкәсендә июль аенда Ан‑24 һәлакәте белән бәйле: бортта 48 кеше булган, алар барысы да һәлак булган.

Зыян күрүчеләр саны, киресенчә, кискен кимеде. Әгәр 2024 елда авиация һәлакәтләрендә 57 кеше зыян күргән булса, 2025 елда – 10.

news_right_1
news_right_2
news_bot