news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Росатом» WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының стратегик партнёры булачак

Бу хакта килешү бүген ПХИФ-2018 киңлекләрендә имзаланды.

«Росатом» WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының стратегик партнёры булачак
http://president.tatarstan.ru

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Атом энергиясе буенча «Росатом» дәүләт корпорациясе Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 Бөтендөнья чемпионатының стратегик партнеры булырга ниятен белдерде. "Росатом" Чемпионатны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты, шулай ук «Яшь профессионаллар берлеге" ("Ворлдскиллс Россия") халыкара хәрәкәтенең илкүләм операторы белән хезмәттәшлек итәчәк.

Ниятләр турында өчьяклы килешү бүген ПХИФ-2018 киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев һәм "Яшь профессионаллар берлеге" ("Ворлдскиллс Россия") генераль директоры Роберт Уразов тарафыннан имзаланды.

Аннары «Медицина робот-симуляторларын Россия-Үзбәкстан җитештерүен Ташкент өлкәсендә булдыру» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Үзара аңлашу турында меморандум Татарстан Республикасы Президенты барында имзаланды. Документка Ташкент өлкәсе хакиме урынбасары Эльзод Касыймов һәм «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ генераль директоры Ленар Вәлиев кул куйды.

Бүген шулай ук ПМЭФ-2018 кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЮИТ» компаниясе президенты Кари Каунискангас белән очрашты. Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы территориясендә «ЮИТ» гамәлгә ашыручы проектлар, киләчәк хезмәттәшлек юнәлешләре, аерым алганда, юллар салу өлкәсе буенча фикер алыштылар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100