news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Росатом" җитәкчесе Казанда "профессиональ Давос" оештырырга телибез, диде

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында "Росатом" дәүләт корпорациясе белән Татарстан Республикасының уртак эшчәнлегенә алдан нәтиҗәләр чыгарылды.

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында "Росатом" дәүләт корпорациясе белән Татарстан Республикасының уртак эшчәнлегенә алдан нәтиҗәләр чыгарылды. Очрашуда "Росатом" генераль директоры Алексей Лихачев биредә "профессиональ Давос" оештырырга телибез, диде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

2017 елның июнь аенда Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән "Росатом" дәүләт корпорациясе арасында килешү имзаланды. Бүген 2018 елга планнар турында сүз барды. 

Рөстәм Миңнеханов Алексей Лихачевка уңышлы уртак эш алып бару өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, 2017 елда алар берничә кат очрашкан.

"Росатом" белән эш бөтен юнәлешләр буенча алып барыла, бүген алга таба адымнарны билгеләргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Алексей Лихачев билгеләгәнчә, 2019 елда Казандагы һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында "Росатом" төп технологик партнер итеп сайланган. "Без әлеге чемпионатны дөнья дәрәҗәсендә узыдру өчен барысын да эшлиячәкбез, - диде Лихачев. - Әмма шулай ук биредә "профессиональ Давос" оештырырга телибез. Булачак компетенцияләр, һөнәри белем бирү системасы турында сөйләшер өчен форум уздырырга телибез. Тормыш үзгәреп тора, һәм 2025-2030 елларга карарга кирәк. Шул чорда нинди һөнәрләр кирәк булачагын ачыкларга кирәк. Бу хакта дөнья лидерлары, икътисад вәкилләре сөйләшергә тиеш, шуңа да мондый форум кирәк".  

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Росатом" дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев, "Россия федераль атом-төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты" ФДПУ директоры Валентин Костюков катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100