news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росаккредитация җитәкчесе Татарстанның өч предприятиесенә «Хәләл» сертификатлары тапшырды

Аккредитацияләү федераль хезмәте (Росаккредитация) җитәкчесе Дмитрий Вольвач ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты җитәкчесе Габбас Шляпошников белән бергә Татарстанның «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ, «ИТЛЕ-КИТЧЕН» ҖЧҖ һәм «Чисто Фри» ҖЧҖ предприятиеләренә «Хәләл» стандартына туры килү турында сертификатлар тапшырды.

Росаккредитация җитәкчесе шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетына аккредитация узу турында таныклык тапшырды. Комитет элегрәк ГОСТ Р 70402-2024 яңа илкүләм стандартына туры килүгә тикшерү узды. Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте комитеты әлеге тикшерүне уңышлы узган беренче төбәк сертификация органы булып тора.

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессы оештырган XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot